Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 25 июня 2026 г.
🎭 Уфада III Бөтенрусия балалар фольклориадасы кысаларында «Фольклор һәм балалар. Тради... — 25 июня 2026 г. в 18:20:33.328
🎭 Уфада III Бөтенрусия балалар фольклориадасы кысаларында «Фольклор һәм балалар. Традицияләр аша – бердәмлеккә» дип аталган фәнни-гамәли конференция узды 🤝 Чарада галимнәр, мәдәният белгечләре һәм балалар иҗат коллективлары җитәкчеләре халык иҗатын саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты 📌 Конференция нәтиҗәләре буенча фольклор өлкәсендә методик ярдәмне көчәйтү, яшьләрне милли мәдәни мирасны өйрәнүгә киңрәк җәлеп итү һәм бу юнәлештә системалы эш алып бару турында карар кабул ителде 🌿 Катнашучылар фикеренчә, балаларны халык иҗатына җәлеп итү – патриотизм тәрбияләүнең, ил бердәмлеген ныгытуның һәм рухи кыйммәтләрне саклауның мөһим нигезе.

