Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 3 июля 2026 г.
#МеңДәБерКиңәш — 3 июля 2026 г. в 06:37:08.691
#МеңДәБерКиңәш 👆Җимешләргә калий кирәк Бакчада алма, груша, башка татлы җимешләр дә өлгереп килә. Быел аларның уңышы мул булмакчы. Алар җимешләре уңсын өчен зур көчләрен сарыф итте һәм хәзер үзләре дә өстәмә тукландыруга мохтаҗ. Июль аенда бу эшкә әзерләнә башларга вакыт. Кайсы ашламаны сайларга? Калий – үсемлекләрдә матдәләр алмашуда мөһим өч элементның берсе. Ул күзәнәкнең энергетик системасы эшчәнлеген көйли. Үсемлекләрдә ул кирәкле күләмдә икән, җимешләре дә шулкадәр сыйфатлырак була. Калий җимешнең кабыгын формалаштыруга, күзәнәкләрдә сут туплауга булышлык итә. Алма һәм грушаның кышкы сортларын үстерүче бакчачылар август башында бу агачларны җитәрлек күләмдә калий белән тәэмин итү чарасын күрергә тиеш. Кышкы саклауга куелган җимешләрдә калий күп булса, алар айлар дәвамында сыйфатлы килеш, бозылмыйча саклана. Әле бакча җимешләренә нәкъ шушы ашламаны кертү чоры. Алмагачларга, мәсәлән, һәр зур агач төбенә 150-200 грамм күләмендә калий хлоры, грушаларга тамыр аша түгел, ә үсенте өстенә берничә көн ара белән 4-5 тапкыр 0,5 процентлы күкерт кислотасы һәм калий катнашмасы сибәргә кирәк.

