Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 1 июля 2026 г.
♦️Хәерле иртә, дуслар!♦️Хуш киләсең, яп-яңа җәйге ай!🦋Су өстендә җырын суза — 1 июля 2026 г. в 02:17:33.380
♦️Хәерле иртә, дуслар!♦️Хуш киләсең, яп-яңа җәйге ай!🦋Су өстендә җырын суза Энә карагы – Онытканмы Су анасы Алтын тарагын? Юк инде, юк... Алтын төсле Нуры кояшның! Июльнең чагу төсләреннән Күзең камашыр! Июльнең тәмле исләреннән Әйләнер башың – Җиләкләрне балландырган Июль кояшы. Утлы шул бигрәк карашы Июль кызының! Өтеп алыр, ятсаң эшсез, Озак кызынып.... ...Эссе көне дә тоташты Хуш исле кичкә... Кышларын шул җылы кичләр Төшәрләр искә... Ләйсән Якупова.🦋💐🍓

