Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 10 июля 2026 г.
Хөрмәтле гражданнар! — 10 июля 2026 г. в 12:19:05.926
Хөрмәтле гражданнар! Дәүләт автоинспекциясе һәр машина йөртүчегә һәм җәяүлегә кагылучы яңа җитди куркыныч турында кисәтә. 2025 елда 176-ФЗ санлы федераль канун үз көченә керде: хәзер урланган акчаларны акчага әйләндерү өчен банк карталарын тапшыру җинаять санала. Нәрсәләр үзгәрде? Хәтта сез бер тапкыр үз картагызны таныш булмаган кешегә тапшырсагыз яки бүләк өчен үз исемегезгә банк картасын рәсмиләштерергә ризалашсагыз да - бу инде закон бозу. Аеруча игътибар — балаларга һәм үсмерләргә! Мошенниклар балигъ булмаганнарны социаль челтәрләр аша актив җәлеп итә, «җиңел хезмәт хакы» тәкъдим итә. Еш кына яшьләр җинаятьтә катнашучылар булуын белми дә кала. Нәтиҗә-җинаять эше, хөкем ителү һәм җимерелгән киләчәк. Исегездә тотыгыз: бернинди тиз акча вәгъдәсе дә иреккә тормый. Әгәр Сезгә мондый схемалар тәкъдим итәләр икән, кичекмәстән әти-әниегезгә хәбәр итегез һәм полициягә мөрәҗәгать итегез.

