Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 9 июля 2026 г.
Безнең яшьлектә ул "Пятачок" дип атала иде. Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданда яшь... — 9 июля 2026 г. в 08:05:32.689
Безнең яшьлектә ул "Пятачок" дип атала иде. Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданда яшьләр дистәләгән гармунчыга кушылып җырлый, бии идек. Ә хәзер ул "Самавырлы ритайм" дип аталса да, шулай ук биеп, җырлап, күңел ачарга мөмкин. Заманага туры китерелеп мәйдандагыларның хәвефсезлеген саклау да оештырылган, самавырда кайнаган чәйне эчәр өчен озын чират та барлыкка килгән иде. Бәйрәмнең "Кашкадан" ял паркында узуы да күпкә отышлырак кебек тоелды. Монда өлкәннәр һәм балаларга утырып торырга эскәмияләр бар, фонтан да ямь өсти, мәйдан да иркенрәк.

