Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 8 июля 2026 г.
🌨️ Ә менә бозлы яңгырдан киңәш! 🚗 — 8 июля 2026 г. в 05:36:37.214
🌨️ Ә менә бозлы яңгырдан киңәш! 🚗 Бозлы яңгыр машинага зыян салмасын өчен, белгечләр берничә гади кагыйдәне үтәргә киңәш итә ✔️ Мөмкинлек булса, машинаны гаражга яки ябык парковкага куегыз. ✔️ Әгәр боз вакытында юлда калсагыз һәм ышыкланыр урын булмаса, машинаны хәвефсез урында туктатыгыз. Хәрәкәттә булган автомобильгә боз күбрәк зыян китерә. ✔️ Иң элек машинаның түбәсен каплагыз. Моның өчен салондагы яки багажниктагы резин келәмчекләрне кулланырга мөмкин. ✔️ Аннары капот һәм багажник эчендәге тышлау материаллары белән автомобильнең башка өлешләрен капларга була. «Тәрәзәләрне иң соңгы чиратта гына каплагыз. Чөнки аларны алыштыру, машинаның башка урыннарын төзекләндерүгә караганда, арзанракка төшә», – дип киңәш итә белгечләр. ⚠️ Иң мөһиме – үзегезнең иминлек турында онытмагыз! Башыгызны боздан саклау өчен баш киеме яки калын тукыма кулланыгыз. 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX

