Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 19 июля 2026 г.
❗️ Августта эссе көннәр булырмы? — 19 июля 2026 г. в 08:20:15.680
❗️ Августта эссе көннәр булырмы? ❗️ Башкортстанда җәйнең соңгы аенда һава торышы кискен үзгәреп торачак. Синоптиклар фаразы буенча, көндез һава температурасы +13 белән +28 градус арасында булачак. ✅ «Фобос» үзәге мәгълүматларына караганда, августның беренче ункөнлегендә шактый салкын һәм яңгырлы һава торышы көтелә. 4 августтан 8 августка кадәр көндез термометр баганасы +13...+15 градус тәшкил итәчәк, ә төнлә +5, +9 градус булачак. Явым-төшемнәр көн саен фаразлана. ✅ Икенче ункөнлектә яңгырлар сирәгрәк явачак, көндез һава +24, +28 градуска кадәр җылыначак. Төнге сәгатьләрдә температура +16 градуска кадәр күтәреләчәк ✅ Өченче ункөнлектә һава температурасының кискен үзгәрешләре көтелә. Күпчелек көннәрдә ул +20 градус тирәсендә булачак, ә кайбер көннәрдә +23 градустан югарырак күтәреләчәк. Төнлә +10, +15 градус булуы фаразлана. Яңгырлы көннәр саны артачак. 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX

