Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 19 июля 2026 г.
❗️ Башкортстанда ел башыннан бирле янгыннарда 115 кеше һәлак булган — 19 июля 2026 г. в 03:19:32.934
❗️ Башкортстанда ел башыннан бирле янгыннарда 115 кеше һәлак булган 😢 Башкортстанда янгын вәзгыятенең фаҗигале нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнварыннан башлап янгыннарда 115 кеше һәлак булган. Бу чорда барлыгы 3619 янгын теркәлгән. ❗️Коткаручыларны аеруча узган атнадагы вәзгыять борчуга сала. 10 июльдән 16 июльгә кадәр республикада 87 янгын булган. Әлеге фаҗигаләр нәтиҗәсендә Чишмә районында яшәүче 68 һәм 70 яшьлек ике өлкән кеше һәлак булган, тагын өч кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. 😢 Янгыннарның килеп чыгу сәбәпләренә үткәрелгән анализ күрсәткәнчә, иң еш очрый торган сәбәп — электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу. Бер атна эчендә мондый 32 очрак теркәлгән. Икенче урында — ут белән саксыз эш итү (30 очрак), өченче урында — мич җылыту системасы һәм төтен юллары белән бәйле җитешсезлекләр (15 очрак). 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX

