Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 18 июля 2026 г.
✅Тәмле кекс рецепты — 18 июля 2026 г. в 05:20:00.205
✅Тәмле кекс рецепты ✅Яңгырлы иртәдә хуҗабикәләр, гадәттә, аш-су бүлмәсендә якыннарын тәмле ризык белән сыйларга тырыша. ✅Бүген без сезгә бик җиңел әзерләнә һәм бик тәмле кекс рецепты тзкъдим итәбез. Камыр өчен 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан авыл каймагы (авыл каймагы булмаса ярты стакан шәһәр каймагына 100 грамм йомшартылган акмай алына), бер чеметем тоз, 1 чәй калагы камыр йомшарткыч (разрыхлитель), 2-3 стакан он кирәк булачак. Йомыркаларны күперткәч, шикәр комын салып тагын күпертергә. Аннан соң каймакны, тоз, камыр йомшарткычны салып барысын бергә бутарга. Шушы массага он салып бутагач (ул куе шәһәр каймагы кебек булырга тиеш), ярты сәгатькә суыткычка куеп торырга. Кекс пешерү өчен махсус формага салырга һәм 180 градуска кадәр кызган мичтә 45-50 минут пешерергә. Ашларыгыз тәмле булсын, дусларыбыз! Фото: 1000.menu

