Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 26 июля 2026 г.
Тагын бер эш калган! Чияле мохито — 26 июля 2026 г. в 10:09:41.850
Тагын бер эш калган! Чияле мохито Тәмле, чын мәгънәсендә җәйге эчемлек. Ингредиентлар: чия - 3 кг лимон - 2-3 телем бөтнек (мята) - тәменчә шикәр комы - 200 г Әзерләү вакыты: 30-40 минут Әзерләү тәртибе: Чияне яхшылап юарга. Банка капкачларын берничә минутка кайнар суга салып торырга. Һәр 2 литрлы банкага якынча 500 г чия салырга, өстенә 200 г шикәр комы, 2-3 телем лимон һәм бөтнек ботаклары өстәргә. Банкаларны авызына кадәр кайнар су белән тутырырга һәм шунда ук ябарга (закатать). Шикәр эресен өчен, банканы әйләндереп, берничә тапкыр селкетергә. Аннары кире әйләндереп куярга һәм тулысынча суыганчы җылы юрган белән төреп торырга.

