Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 25 июля 2026 г.
❗️Кичә республикада суда берьюлы берничә фаҗига булган.🤦 — 25 июля 2026 г. в 14:03:11.333
❗️Кичә республикада суда берьюлы берничә фаҗига булган.🤦 💢Дүртөйле районында Агыйдел елгасында 17 яшьлек егет батып үлгән. Аның әнисе бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр иткән. Егетне водолазлар эзли. 💢Учалы районында шаһитлар күлдән 46 яшьлек ир-атның гәүдәсен тартып чыгарган. Килгән табиблар үлемне теркәгәннәр. 💢Чишмә районында коткаручылар Бочкарев күленнән 40 яшьлек балыкчыны чыгарганнар. Шаһит сүзләренчә, ир-ат көймәдә балык тоткан. Ул җепкә эләккән кармакны сүтәр өчен чумган һәм кире чыкмаган. Су коену урыны җиһазландырылмаган булган. 💢МЧС искәртә: җиһазландырылган пляжларда гына су коеныгыз, таныш булмаган урыннарда чуммагыз, балаларны караучысыз калдырмагыз һәм исерек хәлдә суга кермәгез.

