Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 25 июля 2026 г.
💢Уфадагы "Кашкадан" паркында "На Рахате" сәламәтлек һәм туризм фестивален ачу тантанас... — 25 июля 2026 г. в 11:03:53.978
💢Уфадагы "Кашкадан" паркында "На Рахате" сәламәтлек һәм туризм фестивален ачу тантанасында Уфа шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Шәрипов, экспертлар һәм башкалар катнашты.👍 💢Чара барышында дүрт яклы килешү төзелде. Евразия мунча федерациясе рәисе Кристина Бугрова (Уфа), "ТЭОС" туризм һәм экскурсияләр оешмалары һәм белгечләре ассоциациясе президенты Владимир Кригер (Санкт-Петербург), Милли мунчалар оешмасы берләшмәсе президенты Наталья Маслова (Мәскәү) һәм Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина хезмәттәшлек итү турындагы документка кул куйдылар.👍 💢Башкортстан халкы өчен ике көн дәвамында "На Рахате" халыкара сәламәтлек һәм туризм форумы чикләрендә мунча шәһәрчеге эшләячәк. Бөтен Русиядән 30лап алдынгы мобиль мунча, мич, чан һәм башка корылмалар җитештерүчеләр эссе мунча яратучыларны җыя. Киң ачык мәйданчыктагы күп кеше сыймалы җәмәгать мунчасында чабынып булачак. Бөтен Русиядән чакырылган чабыну осталары балаларны чабындыру серләрен акча, этник һәм халык ысулларын күрсәтә.👌

