Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 31 июля 2026 г.
⛽ Башкортстанда ягулык белән тәэмин итү буенча эш дәвам итә — 31 июля 2026 г. в 13:16:49.862
⛽ Башкортстанда ягулык белән тәэмин итү буенча эш дәвам итә 31 июль көндезге 12:00 сәгатькә Уфадагы автозаправка станцияләрендә чиратларда якынча 800 автомобиль теркәлгән. Белгечләр әйтүенчә, ягулык запасы җитәрлек, әмма ял көннәре алдыннан сорау арту сәбәпле чиратлар әле саклана. Әлегә иң катлаулы хәл Аскын районында, Стәрлетамакта һәм республиканың көньяк районнарында күзәтелә. Шул ук вакытта Борай һәм Зианчура районнарында ягулык белән тәэмин итү яхшыра бара. Оператив штаб мәгълүматлары буенча, юл төзелеше объектлары һәм туристлар күп йөри торган Красноусольск юнәлеше ягулык белән өзлексез тәэмин ителә. Вәзгыять контрольдә, барлык мөрәҗәгатьләр дә оператив рәвештә карала. 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX

