Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 19 августа 2026 г.
🤔Калган цементны ничек сакларга? — 19 августа 2026 г. в 10:50:00.677
🤔Калган цементны ничек сакларга? 🌝Цемент һавадагы дымны нык тарта, нәтиҗәдә файдалануга яраксызга әйләнә. Шуңа да җитештерүчеләр аны полиэтилен һәм кәгазь капчыкларда сата. Тик озак саклаганда аның сыйфаты начарлана, нәтиҗәдә аны ничек сакларга дигән сорау килеп туа. 💯Калган цементны саклау катлаулы эш түгел. Төзелештән артып калган цемент салынган капчыкларны ике-өч кат клеенка белән яхшылап төрергә һәм җил керми торган коры бинада сакларга кирәк. 👌Төрле маркалы цементны бергә кушарга ярамый. Шул рәвешле цементның саклану вакытын алты-сигез айдан бер ярым-ике елга кадәр озайтырга мөмкин.

