Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 19 августа 2026 г.
❗️Башкортстан территориясендә "Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы" режимы гамәлдән чыга... — 19 августа 2026 г. в 04:49:42.148
❗️Башкортстан территориясендә "Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы" режимы гамәлдән чыгарылды. 🚨 Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, Уфаның сәнәгать предприятиеләренә чираттагы БПЛА һөҗүме кире кагылган. Барлыгы алты пилотсыз очкычның дүртесе бәреп төшерелгән. Бер БПЛА сәнәгать зонасына төшкән, анда янгын чыккан. Хәзер аны сүндерәләр 🏠 Тагын бер пилотсыз очкыч Уфаның Затон бистәсендәге торак йортка эләккән. Югары катларда тәрәзәләр зыян күргән, калдыклар һәм кыйпылчыклар парковкада торган автомобильләргә дә төшкән 😔 Мәгълүматларга караганда, бер кеше яраланган. Ул дәваханәгә озатылган, аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә 🚨 Уфаның Затон бистәсендәге торак йортта гадәттән тыш хәлдән соң эвакуация эшләре бара 🚒 Вакыйга урынында барлык ашыгыч хезмәтләр дә эшли ⚠️ Хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез һәм рәсми хәбәрләргә генә таяныгыз. 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX

