Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 25 августа 2026 г.
❗️Уфалы велосипедта 2000 километр юл үткән һәм Төньяк Боз океанына кадәр барып җиткән! — 25 августа 2026 г. в 12:19:35.206
❗️Уфалы велосипедта 2000 километр юл үткән һәм Төньяк Боз океанына кадәр барып җиткән! 👍Ксения Салазанова Уфадан 7 июльдә старт алып, 48 көннән соң Архангельск өлкәсенең Северодвинск шәһәрендә финишка килде. Бу вакыт эчендә ул юлны велосипедта уза, палаткада куна һәм кайчак танышларында туктала. ✅Ксения моның аның иң катлаулы сәяхәте булуын таныды. Моңа кадәр ул Сахалин буйлап велосипедта 840 километр йөргән, шулай ук Уфадан Байконурга кадәр барып җиткән. Хәзер өйгә — инде велосипедсыз. Уфага сәяхәтче Вологда аша поезд белән кайтырга ниятли.

