Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 24 августа 2026 г.
🔥 Уфада Гафури паркындагы ресторанда зур янгын чыккан — 24 августа 2026 г. в 17:17:10.884
🔥 Уфада Гафури паркындагы ресторанда зур янгын чыккан Бүген якынча 18:20 сәгатьтә, Гафури исемендәге парктагы ресторан бинасында янгын чыккан. 🚒 Хәзерге вакытта янгынны сүндерү эшләре бара. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк. Урында хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр эшен координацияләү өчен Уфаның Октябрь районы прокуроры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Артур Мансуров та эшли. Прокуратура янгынның сәбәпләрен һәм барлык шартларын ачыклауны контрольгә алган.

