Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 31 августа 2026 г.
🍄 Урманда гөмбәле урынны ничек табарга? — 31 августа 2026 г. в 06:01:44.321
🍄 Урманда гөмбәле урынны ничек табарга? Гөмбә эзләгәндә урманны, анда үскән агачларны һәм туфракның дымлылыгын исәпкә алырга кирәк. Миколог Максим Дьяков әйтүенчә, гөмбәләрнең күбесе агачлар белән тыгыз бәйләнештә үсә 🌲 Мәсәлән, майлы гөмбә карагай һәм яшь наратлар янында очрый. Ак гөмбә ылыслы да, яфраклы да агачлар белән «дуслаша», ә нарат гөмбәсе өлгергән урманнарны үз итә. Әтәч гөмбәсе мүк арасында үсәргә ярата, каен гөмбәсен каенлыклардан, усак гөмбәсен усаклыклардан эзләргә була 🌿 Белгеч урман читләреннән, кыр һәм сазлык кырыйларыннан эзли башларга киңәш итә 💧 Туфракның дымлы булуы да мөһим. Коры көннәрдән соң яңгыр явуын көтеп, 3–4 көннән соң гөмбә чыга 🍄 Сез гөмбәне нинди урыннардан җыярга яратасыз? 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX

