Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 8 сентября 2026 г.
👶 Башкортстанда яңа туган балалар арасында Әмир һәм Амелия исемнәре иң популяр булып кала — 8 сентября 2026 г. в 14:58:37.439
👶 Башкортстанда яңа туган балалар арасында Әмир һәм Амелия исемнәре иң популяр булып кала Республикада 2026нчы елда әти-әниләр балаларына сайлаган иң күп кулланылган һәм сирәк очрый торган исемнәрнең яңартылган исемлеге басылып чыкты. Кыз балалар арасында ешрак Амелия исеме очрый — бу исемне 259 кызчык алган. Шулай ук лидерлар рәтендә Эмилия (223), Ясминә (218), София (211) һәм Әминә (202) бар. Малайларда иң популяр исем Әмир булды — аны 334 яңа туган балага кушканнар. Аннан соң Эмир (240), Тимур (236), Михаил (213) һәм Мирон (197) килә. Ә менә сирәк очрый торган хатын-кыз исемнәре арасында Элая, Дильназ, Санэм, Манэ һәм Сайлин бар. Малайларда исә гадәти булмаган исемнәр — Абдурохманн, Сарват, Имин, Мухаммадсолех һәм Иззатилло. 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX

