Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 8 сентября 2026 г.
✅Билгеле булуынча, бу ел Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан ителде. Аның... — 8 сентября 2026 г. в 05:31:01.172
✅Билгеле булуынча, бу ел Башкортстанда “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан ителде. Аның төп максаты — зур, күпбалалы, күп буынлы гаиләләрнең абруен күтәрү, гаилә кыйммәтләрен ныгыту. “Без республикада күпбалалы гаиләләргә зур хөрмәт белән карыйбыз. Аларга төрле дәрәҗәдә ярдәм күрсәтәбез һәм бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез”, — диде Башкортстан Башлыгы РАДИЙ ХӘБИРОВ. ✅Төбәк җитәкчесе яшьләр республикада калырга, гаилә корырга һәм балалар тәрбияләргә омтылсын өчен Башкортстанны комплекслы үстерүне өстенлекле юнәлеш итеп билгеләде. Тормыш өчен уңайлы мохит булдыру халыкның актив өлешен арттыру өчен мөһим шарт булып тора. Әле Башкортстанда 73,7 меңнән артык күпбалалы гаилә исәпләнә. 5 ел эчендә төбәктә мондый гаиләләр саны 14,7 меңгә арткан. Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарлар бу юнәлештә эшне яңа дәрәҗәгә чыгарды — Русия Президенты Владимир Путинның “Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында”гы Указына ярашлы, 2036 елга кадәр Русиядә демографик сәясәтне гамәлгә ашыру, күпбалалылыкка ярдәм итү буенча гамәлләр стратегиясе булдырылды. ✅Күпбалалы гаиләләргә хәзер федераль дәрәҗәдә тәкъдим ителгән ярдәм чараларының шактый өлеше Башкортстанда соңгы 25 елда гамәлгә ашырыла. Бу максатларга республика бюджетыннан юнәлтелгән акчаларның гомум күләме үткән елда 1,25 миллиард сум тәшкил итте. ✅Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров даими системалы эш һәм бала тудыруга хөрмәт формалаштыруга юнәлтелгән пропаганда эшен киңрәк җәелдерү кирәклеген билгели. “Мәдәни кодны үзгәртү мөһим: бәхетле күпбалалы гаиләләрне рекламада, кинода, социаль челтәрләрдә күрсәтергә кирәк. “Булдыра алмыйм” дигән курку бетәргә тиеш”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров.

