Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 7 сентября 2026 г.
🚨 «Директор бүген эштән чыгарылырга тиеш!» — 7 сентября 2026 г. в 16:40:04.895
🚨 «Директор бүген эштән чыгарылырга тиеш!» Бүген оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Кушнаренко гимназиясендә булган пычаклы низагка карата фикерен белдерде Тугызынчы сыйныф укучылары арасындагы конфликтның берничә ел дәвам итүе, мәктәп җитәкчелеге һәм урындагы җаваплы кешеләрнең бу турыда хәбәрдар булуы ачыкланган. Әмма мәгълүмат яшерелгән. Шуңа күрә Радий Хәбиров гимназия директорын һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарын эштән җибәрергә кушты. Район башлыгына да кисәтү ясалды «Мин 500 тапкыр кисәттем: яшермәскә!» — диде Башкортстан Башлыгы. Аның сүзләренчә, мондый хәлләр турында җаваплы кешеләр шунда ук хәбәр итәргә тиеш 👉 Кызыл таң: сайт | ВК | ОК | MAX

