Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 7 октября 2026 г.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Президент Владимир Путинны туган көне белән котл...
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Президент Владимир Путинны туган көне белән котлады. "Бөтен күпмилләтле республика исеменнән илебез лидеры Владимир Владимирович Путинны туган көне белән котлыйм. Русия Президенты Башкортстанга зур игътибар күрсәтә. Владимир Владимирович ярдәме белән без мөһим социаль һәм инфраструктура объектлары төзибез, мәктәпләрне тәртипкә китерәбез, югары белем һәм фәнне үстерәбез, яңа сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм спорт үзәкләре ачабыз. Һәм моның өчен аңа рәхмәтлебез. Башкортстан илнең терәк төбәге булды һәм бу шулай калачак. Без Президент карарларын хуплыйбыз. Катлаулы заманнарда якташларыбыз Ватанны саклый. Бөтен ил белән бергә киләчәк Җиңү өчен барысын да эшлибез – аңа безнең халык, сәнәгать, бөтен республика эшли. Фронтка ярдәм итеп, социаль-икътисади үсеш, социаль йөкләмәләрне үтәү, гаиләләрнең иминлеген күтәрү турында да онытмыйбыз. Бу да безнең алда дәүләт башлыгы куйган бурычларның берсе. Без аларның барысын да һичшиксез үтәрбез. Хөрмәтле Владимир Владимировичка озак елларга сәламәт булып, Русия хакына яңа казанышлар һәм җиңүләр телим!" - дигән ул.