Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 7 октября 2026 г.
📚Күгәрчен районыннан туган якны өйрәнүче Нигъмәтулла Ваһапов Радий Хәбировка район тар...
📚Күгәрчен районыннан туган якны өйрәнүче Нигъмәтулла Ваһапов Радий Хәбировка район тарихы турында китап бүләк итте 📚Атказанган укытучы-тарихчы Нигъмәтулла Ваһапов туган якны өйрәнү белән мавыга. Радий Хәбировка ул Моракта узган очрашуда сирәк очрый торган китапларны һәм борынгы кулъязмаларны күрсәтте. 📚Борынгы китапларның берсе —Коръән укыту методикасы гарәп телендәге 1862 елгы басма. 📚Нигъмәтулла Ваһапов күп еллар татар теле һәм әдәбияты укыткан, 9нчы сыйныф өчен «Татар теле» дәреслеге авторы. Бүген ул туган як тарихын өйрәнүне дәвам итә, күренекле якташлары турында материаллар җыя һәм тарихи роман өстендә эшли. 📚Ветеран укытучы Радий Хәбировка районның үткәне һәм Ваһаповлар нәселенең тарихы турында 450 битлек «Күгәрчен тарихы» китабын бүләк итте, автор аны 1750 елдан алып бара.