Перейти к содержимому
Максиметер

🐧Пингвин ни өчен беренче баласын читкә тибә?

🐧Пингвин ни өчен беренче баласын читкә тибә? 🐣Яңа Зеландиядәге бүрекле пингвиннар ике кошчыкны ашата алмау аркасында бер генә йомырка сала. Урындагы галимнәр кошларның көнкүрешен өйрәнгәннән соң, шундый нәтиҗәгә килгән. 🐣Күпчелек очракта пингвиннар салган беренче йомырка читкә тәгәри. Ләкин кайвакыт ана пингвин белә торып беренче баласын оядан этеп чыгара икән. 🐣Тикшеренүләр күрсәткәнчә, соңгы 50 елда саны кискен кимегән бу субантарктик пингвиннар үз токымнарына зыян китерергә мәҗбүр булалар, чөнки азык запаслары бетә һәм ата-ана кошчыкларын да ашата алмый. 🐣Беренче йомыркадан биш көн узгач салынган икенче йомырка күпкә зуррак булганлыктан, ана пингвиннар аны сакларга тырыша. Җитәрлек ризык булмау — кошларның беренче балаларыннан баш тартуының бердәнбер сәбәбе түгел. Икенче йомырка сизелерлек эре, шуңа күрә алар ояның иң җылы урынына салына. Өстәвенә, икенче кошчык, әлбәттә, беренчесеннән зуррак булачак һәм, димәк, физик яктан да ныграк булачак. 🐣1998 елда тикшерүчеләр өйрәнгән 113 оядагы беренче йомыркаларның якынча 80 проценты икенчесен салган көнгә кадәр яки шул көнне югалган. Калганнары бер атна эчендә юкка чыккан.

607 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 735 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.