Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 9 октября 2026 г.
✅Республика көне алдыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Башкортстанның дәү...
✅Республика көне алдыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. ✅Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының колонналы залында 63 хезмәт алдынгысы, өч номинациядә 9 хезмәт династиясе бүләкләнде. —Бу залда үзенең киеренке хезмәте белән Башкортстанның хәзерге тарихын язучылар җыелган. Сезнең арада предприятие җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре, аграрийлар, табиблар, педагоглар, хезмәткәрләр, галимнәр, мәдәният эшлеклеләре, журналистлар һәм башкалар бар. Хезмәт династияләре конкурсында җиңүчеләрне аерым билгеләп үтәсем килә. Быел анда 118 гаилә катнашты, аларда һөнәргә мәхәббәт, бурычка тугрылык буыннан-буынга күчә, — диде Радий Хәбиров, бүләкләнүчеләргә мөрәҗәгать итеп.