Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 12 октября 2026 г.
💢Шкафка көя ияләшмәсен, дисәң...
💢Шкафка көя ияләшмәсен, дисәң... ✅Шкафтагы киемнәрне көя кисмәсен һәм алардан һәрчак тәмле ис кенә килеп торсын дисәгез, берничә киңәшкә колак салыгыз. ✅Беренчедән, шкафтагы киемнәрне һәм тукымаларны аена бер тапкыр җилләтеп торырга, шкафны җентекләп уксуслы су белән сөртеп чыгарга кирәк. Микробларга каршы көрәшүче бу чара арзанга да төшәчәк. ✅Ә менә ябык шкафларда һәрчак хуш ис саклансын һәм көя чыкмасын өчен башка чара кирәк. Кемнәрдер эфир майлары булган мамык дисклар файдалана. Тик аларның исе бар кешегә дә ошамый. Ә менә киштәдәге киемнәр арасына мунча сабыны тыгып куйсагыз, алардан хуш ис кенә килеп торыр. Өстәвенә, андый урынга көя ияләшмәс. ✅Лаванда, бөтнек, дәфнә кебек хуш исле үләннәр дә ярдәмгә килер.