Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 13 октября 2026 г.
Башкортстанда +23 градуска кадәр җылытачак
Башкортстанда +23 градуска кадәр җылытачак 🌞Башкортстанда һава торышы таң калдыруны дәвам итә. Республикада әле дә кояшлы🌞 һәм җылы. Бүген, 13 октябрьдә, көндез һава +17,+22 градуска кадәр җылыначак. ✅Метеорологлар мәгълүматы буенча, чәршәмбе көнне, 14 октябрьдә, җитди явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә +4,+9 градус тәшкил итәчәк, таулы районнарда -1 градуска кадәр суыначак. Ә көндез җәйдәгечә җылы булачак. Термометр баганасы +18,+23 градуска кадәр күтәреләчәк. ✅Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк, төнлә әкрен, көндез уртача.🌞