Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 16 октября 2026 г.
Җомга мөбарәк булсын!
Җомга мөбарәк булсын! Аллаhы Тәгалә барчабызга да хәерле көннәр, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле һәм хәерле гомер насыйп итсен. Укыган намазларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булсын, күңелләребез иман нурлары белән тулсын! Җомга көне һәркемгә үз бәхетен алып килсен, йортыбызга иман нуры иңсен, кылган гамәлләребез - имин, уйларыбыз - яхшы, өметебез - якты, тәнебез сәламәт булсын! Йә, Раббым! Безнең үзебез белеп тә, белми дә эшләгән гөнаһларыбызны гафу кыл! Калган гомерләребезне, көн һәм төннәребезне гөнаһсыз үткәрергә, тәүбәле булып яшәргә насыйп ит!