Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 2 ноября 2026 г.
Бик тә боек бер ир-егет юлдан китеп бара икән. Күрә — юл буенда бик өлкән яшьтәге карт ...
Бик тә боек бер ир-егет юлдан китеп бара икән. Күрә — юл буенда бик өлкән яшьтәге карт утыра. — Әйт әле, бабакай, син бик зирәк бит, миңа нишләргә? Менә мин карт та түгел, көчем дә бар, ә эш таба алмыйм. Улым — ялкау, кызым кырын юлда йөри, хатыным өйдә берни эшләми. Бу хәлне ничек төзәтергә? — дип киңәш сораган ир. — Ишегеңә “Гел генә болай булмаячак” дигән язу элеп куй, — дигән карт. Картның киңәшенә колак сала бу ир. Күпмедер вакыт үткәч, аның улы үз эшен ачып җибәрә, уңышка ирешә, кызы яхшы кешегә кияүгә чыгып, матур яши башлый, хатыны да уңган хуҗабикәгә әйләнә, үзе дә яхшы эшкә урнаша. Бервакыт ул юлда тагын теге картны күрә. — Я, хәзер миңа нәрсә киңәш итәр идең, карт, минем барысы да яхшы бит? — ди ир. Карт аңа караган да болай дигән: — Теге язуны ишегеңнән алма...