Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 2 ноября 2026 г.
Уфада Халыклар бердәмлеге көнендә нәрсәләр көтелә
Уфада Халыклар бердәмлеге көнендә нәрсәләр көтелә Уфада Халык бердәмлеге көненә программа әзерләнгән. Чараларның бер өлеше бәйрәм алдыннан ук башланачак.🎉 ✅3 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә Русия буенча игълан ителгән «Сәнгать төне» акциясе башланачак. Дәүләт һәм муниципаль музейлар кунаклар өчен ишекләрен ачачак. Программаны учреждениеләрнең сайтларында һәм социаль челтәрләрендә карарга мөмкин. ✅3–12 ноябрьдә «Зур этнографик диктант» узачак. Аны мәдәният, дин һәм мәгариф учреждениеләре мәйданчыкларында язарга мөмкин булачак. ✅4 ноябрьдә Дуслык монументына чәчәкләр салу узачак. ✅15:00 сәгатьтә Серго Орджоникидзе исемендәге мәйданда «Без бердәм!» дигән бәйрәм концерты башланачак. ✅9:00–16:00 сәгатьтә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Продуктларны сатып алырга мөмкин булган урыннар: — Интернациональ урамы белән Машина төзүчеләр урамнары кисешкән урында; — Георгий Мушников урамы һәм Баландин бульвары кисешкән урында; — Рабкорлар урамы, 3, 5, 7 һәм 20нче йортлар янында; — Спорт сарае каршында. ✅Моннан тыш, шәһәрнең мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә тематик дәресләр, күргәзмәләр һәм спорт ярышлары оештырылачак.