Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 2 ноября 2026 г.
❗️Сәламәтлегең турында көн дә кайгырт!
❗️Сәламәтлегең турында көн дә кайгырт! ✅Көзге-кышкы айларда кешегә кояш нурлары йогынтысында җитештерелә торган D витамины бик кирәк. Бу вакытта кояшлы көннәр булмау сәбәпле, махсус препаратлар куллану бик мөһим. D витамины сөт продукциясендә, йомыркада, лосось һәм тунец балыкларында бар. ✅Шулай ук ноябрьдән март аена кадәр еш кына В төркеме витаминнары дефициты күзәтелә. Алар стресслы хәлләрне һәм депрессияне җиңәргә булышыр. Бу витамин бөртеклеләрдә, яшел аштәмләткечләрдә, авокадода, чүпрәдә һәм шпинатта аеруча күп. ✅Көзге-кышкы көннәрдә, шулай ук, организмда тимернең җитәрлек булуы бик мөһим, ул кан тамырларын һәм йөрәкне сәламәт хәлдә тотарга ярдәм итә. ✅Салкын вакытта омега-3 майлы кислоталары арыганлык һәм начар кәеф белән көрәшергә ярдәм итә, алар майлы диңгез балыкларында һәм чикләвектә күп.