Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 24 мая 2026 г.
❗️– Җылы көннәр башлану белән юлларда яшь “мотоузышчылар” саны артты. Менә минем дә туг... — 24 мая 2026 г. в 19:55:21.267
❗️– Җылы көннәр башлану белән юлларда яшь “мотоузышчылар” саны артты. Менә минем дә туганнарым улларына техника бүләк итәргә тели. Әгәр ул юл-транспорт һәлакәтенә тарыса, кем җавап бирәчәк?🙄 💢– Кайбер ата-аналар балаларын яңа экстремаль уенчыклар: квадроцикллар, питбайклар, мотоцикллар белән сөендерергә омтыла. Ләкин бу техника белән бары тик 16 яшьтән һәм машина йөртү таныклыгы булганда гына идарә итәргә мөмкин. Мотоцикл руле артына исә бала 18 яшьтән генә утыра ала. Шунысы билгеле булсын: балигъ булмаган балаларына мототехника сатып алган ата-аналар ата-ана вазыйфаларын үтәмәгән, шулай ук идарә итү хокукын андый хокукы булмаган кешегә тапшырган өчен административ җаваплылыкка тарттырылырга мөмкин. Мототехника белән законсыз идарә итү нәтиҗәсендә балалар имгәнгән, үлгән, яки кешеләрне бәрдерү нәтиҗәсендә соңгылары яраланган яки үлгән очракларда ата-аналар Русия Җинаять кодексының 151.2 мәддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тарттырыла.

