Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 15 мая 2026 г.
Уфада Язучылар йортында бик матур чара узды – ут күршеләребез, Татарстанның бер төркем ... — 15 мая 2026 г. в 09:26:36.055
Уфада Язучылар йортында бик матур чара узды – ут күршеләребез, Татарстанның бер төркем язучылары Башкортстандагы каләмдәшләре белән очрашты. Шигърият бәйрәме якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай бүләге лауреаты Рәдиф Гаташның 85 яше уңаеннан оештырылды. Әдип белән бергә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат, күренекле шагыйрь, язучы Марат Кәбиров килгән иде. Чарада Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, "Шоңҡар" журналының баш мөхәррире Айгиз Баймөхәммәтов, Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбай, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республикабызның элекке мәдәният министры Тәлгать Сәгыйтов, халык язучылары Марсель Сәлимов, Ринат Камал, шагыйрьләр Мөнир Вафин, Хисмәт Юлдашев, Тамара Искәндәриә, Зөлфия Ханнанова һәм башка язучылар, әдәбият сөючеләр, студентлар катнашты.

