Кызыл Таң / Новости Башкортостана / Яңалыклар / Kizil Tan
Новости · 19 мая 2026 г.
Һөнәри белем – заман таләбе! — 19 мая 2026 г. в 07:35:03.633
Һөнәри белем – заман таләбе! Башкортстан “Профессионалитет” проектына кушылган үзәкләр саны буенча Русиядә беренче урында. Хәзерге вакытта республика колледжлары предприятиеләрнең ихтыяҗларына сизгер карый. Кирәкле һәм перспективалы һөнәрләр һәм белгечлекләр буенча белгечләр әзерләү производстволарны модернизацияләүгә һәм илнең көндәшлек сәләтен арттыруга ярдәм итә. Башкортстан актив рәвештә “Профессионалитет” федераль проектына кушылды, аның кысаларында 2026 елда 27 үзәк эшләячәк, аларны төзүгә 2,42 миллиард сумнан артык федераль субсидия җәлеп ителде. Үзәкләр саны буенча безнең республика Русиядә беренче урында тора. Әлеге проект эш бирүчеләрнең реаль ихтыяҗлары нигезендә белгечләрне максатлы рәвештә әзерләүгә ярдәм итә.

