Хроник колиттан нинди үләннәр ярдәм итә?
Хроник колиттан нинди үләннәр ярдәм итә? Эч китү белән бәйләнешле хроник колитны түбәндәге үләннәр җыелмасы белән дәваларга мөмкин. 100 грамм зирек (ольха) тәлгәше бөресенә 100 грамм алтынбаш (золототысячник), 100 грамм ромашка чәчәге салып болгатыгыз. Термоска өч аш кашыгы шул үләннәр катнашмасын һәм 3 стакан кайнар су салып, кичтән томалагыз. Сөзелгән төнәтмәне ашарга 30 минут кала, 150 шәр граммлап көнгә 4 тапкыр эчегез.