Буыннарның функциясен яхшыртучы һәм авыртуын басучы халык рецепты
Буыннарның функциясен яхшыртучы һәм авыртуын басучы халык рецепты 300-400 грамм сарымсакны чистартыгыз, иттарткычтан үткәрегез, литрлы банкага салыгыз һәм сыйфатлы чистартылмаган үсемлек мае белән тутырыгыз. Караңгы урында 2 атна төнәтегез, көн саен болгатып торыгыз. Нәтиҗәдә сарымсак мае килеп чыгачак. Аны 3-4 катлы марля аша сөзегез. Куллану ысулы: Авырткан урынга (мәсәлән, остеохондроз вакытында, билгә яки артроз вакытында буыннарга) ышкып сөртегез. Полиэтилен һәм җылы шарф белән төреп, төнгелеккә калдырыгыз. Беренче көннәрдән үк җиңеллек тоярсыз, хәрәкәтчәнлек кайтыр һәм авырту кимер. Курс — ике ай. Сарымсак авырткан буын тирәсендә кан әйләнешен яхшырта, шуның белән аның функцияләрен торгызырга ярдәм итә. http://max.ru/channel_faida