Болыннарда Иван - чәй чәчәк атып килә. Жыйдыгызмы? — 23 июня 2026 г. в 19:47:51.376
Болыннарда Иван - чәй чәчәк атып килә. Жыйдыгызмы? Быел да җыйдык. Кыш буе эчәбез. Иван - чәй (кырлыган) чәе әзерләү. Чәй әзерләүне берничә этапка бүлергә була. 1этап - Яфраклар җыю. Яфракларны июнь ахырыннан августка кадәр (чәчәкләр йон очырганчы) җыярга була. Һава торышы коры булганда,чиста урыннарда үсә торган үсемлекләрнең яфракларын җыярга кирәк. 2 этап- Яфракларны шиңдерү. Алып кайткан чиста яфракларны җилсез, кояш төшми торган урынга, тукыма өстенә юка гына итеп җәеп салып, 12 сәгатькә якын тотарга. Яфраклар шиңеп китәләр, яңа җыйган шикелле, кыштырдап тормыйлар. 3 этап- Ферментация (әчетү)- яфракның структурасын җимерү. Аны берничә юл белән эшләргә була. А). Яфракларны иттарткыч аша чыгарып (эре тишекле), ферментация үткәрсәң, ахырда бөртекле (гранулированный) чәй хасил була. Б). Яфракларны изү. Тирән, киң табакка яфракларны салып, кул белән камыр басу хәрәкәтләре ясап, 15-20 минут чамасы изәргә кирәк. Нәтиҗәдә яфракларның структурасы бозыла, сок бүленеп чыга. Яфрак каралып китә. Мондый массадан эре яфраклы чәй (крупнолистовой) ясала. Шуннан соң изелгән массаны эмаль, керамик яки пыяла савытларга тыгызлап тутырып, авыр әйбер бастырып куярга кирәк. 2 тәүлек әчү процессы (ферментация) бара. 4 этап-Киптерү. Ферментация үткән массаны, юка гына итеп таратып, күләгәле җиләс урында яки газ мичендә , яки сушилкада киптерергә була. Әзер продукцияне кәгазь пакет, коробка, пыяла, калай банкаларда караңгы урында саклыйлар. Озаграк торган саен чәйнең тәме тагы да яхшыра бара. Бу чәйгә кипрейның кипкән чәчәкләрен, чабрец, мелисса, бөтнек кушып эчәргә мөмкин. Иван чәенең файдасы турында берничә сүз: -Кибеттән сатып алган чәйләрдә кофеин күп,ә бу чәйдә бөтенләй юк. Димәк кан басымы белән проблема юк, йөрәк-кан тамырларына файдалы; -Эчәклекнең эшчәнлеген яхшырта; -Сидек кудыру көченә ия; -Нервларны тынычландыру чарасы булып тора; -С, А, В группасы витаминнарына бай; -Онкологик авыруларга каршы торучанлыкны арттыра; -Иммунитетны ныгыта; -Организмнан шлакларны куа. Киптерү процессын соңрак тошерермен. Сорауларыгыз булса, языгыз. Мин бу ысул белән 10 еллап ясыйм. Мясорубка аша чыгарганы каты чэй була. Яфрагы бөтен килеш Элитный чэй. Кемгә ничек ошый, ясагыз шулай Сезнен Лилиягез

