Интернеттан бер рецепт. — 15 июля 2026 г. в 06:28:24.920
Интернеттан бер рецепт. Сугансыз тагын бер салат рецебын куеп үтәм. Җайлыда, тәмле дә. Кул астында, бакчада, холодильникта нәрсә бар шуның белән ясарга була. Кайсыдыр яшелчә булмаса, булганын икеләтә алыгыз. Киттекме? Җайлы салат. 🔹1 кг кәбестә(минеке 1,5 кг) 🔹1кг помидор(минеке 1,5 кг) 🔹1 кг кыяр 🔹1 кг татлы борыч(мин борыч салмадым) 🔹1 кг кишер 🔹200мл сыек май 🔹80 гр тоз 🔹160 гр шикәр комы 🔹200мл 9%уксус Кишерне кыргычтан чыгардым, калган яшелчәләрне турадым һәм рецептта булган барлык ингредиентларны салып болгаттым да кайнап чыгуга 20 минут пешердем, банкаларга салып капладым. Яратам инде гади, җайлы рецептларны. Үзе тәмле дә әле👍👍👍 Сәләмәт булыгыз, көннәрегез уңышлы үтсен дусларым!

