Бәрәңге коймагы — 1 сентября 2026 г. в 15:49:59.459
Бәрәңге коймагы Кирәк була: Бәрәңге - 6-7шт. Суган - 1шт. Йомырка - 2шт. Он - 3а.к. Тоз, борыч, укроп тәменчә Үсемлек мае кыздырырга Бәрәңгеләрне юып, әрчибез. Угычтан уабыз, тоз сибеп болгатабыз һәм дуршлагка суы саркырга салабыз. Суганны шулай ук уып бәрәңге янына салып болгатабыз. Бераз вакыт үткәч суын бик яхшы итеп сыгып икенче савытка салабыз, аның янына йомырка, турап укроп, он, тоз, борыч өстибез. Шулай ук яхшылап болгатабыз. Табага май салып кыздырабыз бәрәңге массасын аш кашыгы белән салабыз, бераз җәеп тигезлибез. Ике ягы да кызарганчы 5 минут тотабыз. Пешеп чыккач артык маен сеңдерер өчен салфеткага салабыз. Табынга кайнар килеш берәр соус белән бирәбез. Тәмле булсын! ©Алинә Мәҗидуллина

