Финнарча уха — 15 сентября 2026 г. в 06:54:20.231
Финнарча уха Кирәк була: Шулпа - 2л. Семга филесы - 500гр. Сөт өсте - 500мл. Бәрәңге - 3-4шт. Суган - 2шт. Кишер - 1шт. Ак май - 50гр. Петрушка, тоз, борыч тәменчә Балык филесын һәм бәрәңгене уртача зурлыкта шакмаклап турыйбыз. Суган белән кишерне уха пешәсе кәстрүлгә салып, ак майда кыздырабыз. Соңыннан шулпа салабыз, кайнап чыккач бәрәңге өстибез, 20 минутлап кайнатабыз. Шулпаны җәен (сом) балыгыннан кайнаттык. Тоз өстәп, балыкны салып тагын 10 минут пешерәбез. Тәменчә борыч өстибез. Уттан алып, сөт өсте салып болгатабыз. Табынга яшел тәмләткечләр салып чыгарабыз. Ашларыгыз тәмле булсын! ©Алинә Мәҗидуллина

