Перейти к содержимому
Максиметер

Лимоннан пирог

Лимоннан пирог Кирәк була: Он - 200гр. Шикәр комы - 200гр. Ак май - 200гр. Йомырка - 4шт. Лимон - 2шт. Разрыхлитель - 1а.к. Шикәр пудрасы - 150гр. Бүлмә температурасында эрегән ак майны шикәр комы белән кушып болгатырга, берәм - берәм йомырка өстәргә. Лимон кабыгын угыч аша уарга, һәм бер лимон суын кушарга. Ахырдан он белән разрыхлитель салып болгатырга. Камырны майлы табага агызып, 180 градуска хәтле кызган духовкада 40-50 минут пешерергә. Сироп өчен бер лимон суы белән шикәр пудрасын кушып болгатырга һәм кайнарга куярга. Кайнап чыккач сүрән утта 3-4 минут кайнатырга. Пирогны алгач өстендә зубочистка белән тишекләр ясап сироп агызырга. Суынгач һәм сироп сеңгәч табынга куярга. Тәмле булсын!

2 658 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

3 097 подписчиков · Еда и рецепты

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Еда и рецепты»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.