Лилия тәм-томнары. Рецепты из моей тетрадки.
Еда и рецепты · 11 сентября 2026 г.
Бу кәбестәне ел буе ясыйбыз.
Бу кәбестәне ел буе ясыйбыз. Кэбестэ бу рецепт белән искиткеч тәмле килеп чыга. Кәбестәне катысын сайлап алып, ничек кирәк турыйсыз. Өч литр лы банкага 2 - 2,5 кг тирәсе кәбестә алына. 2 кишер угычтан уарга, 1 уртача баш сарымсак телеп турыйбыз. 1.5 литр су кайнатырга куярга, кайнап чыккач 3 аш кашыгы тоз, 200 гр песок, 150 гр 9 процентлы уксус салырга , 1 мин тирәсе кайнатырга хэм кәбестә остенә кайнар коярга. Кайнап чыккан маринадны кәбестәгә остенэ салырга!!! Суынгач, холодильникта сакларга. Сезнен Лилиягез