Бүген балалар бакчасында кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар белә... — 31 марта 2026 г. в 07:36:05.312
Бүген балалар бакчасында кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга багышланган мавыктыргыч чара узды. Чара барышында балалар белән бергәләп дуслык, игелек, ярдәмчеллек, әдәплелек кебек мөһим сыйфатлар турында сөйләштек. Уеннар, әңгәмәләр һәм кызыклы биремнәр аша балалар әлеге төшенчәләрне яхшырак аңладылар һәм күңелләренә сеңдерделәр. Мондый чаралар балаларда яхшы гадәтләр тәрбияләүгә, бер-берсенә карата ихтирамлы һәм игътибарлы булырга өйрәтүгә зур өлеш кертә.

