17 февральдә бөек балалар шагыйрәсе Агния Львовна Бартоның туган көне. Бу язучының исем... — 17 февраля 2026 г. в 18:17:38.014
17 февральдә бөек балалар шагыйрәсе Агния Львовна Бартоның туган көне. Бу язучының исеме бөтен дөньяга билгеле. Аның шигырьләрендә балаларыбызның бер генә буыны үсмәгән, аларны әти-әниләр, әби-бабайлар хәтерли. Балалар бакчасының өлкәннэр төркемендә бүген А. Бартоның туган көненә багышланган "Изге шигырьләр илендә" исемле тематик көн узды. Балалар шагыйрәнең биографиясе, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен искә алдылар һәм сөйләделәр. Язучының шигырьләре буенча мавыктыргыч сәяхәттә булдылар.Балалар Агния Бартоның әсәрләрен уеннарда чагылдырып, рәсемнәр, уенчыклар буенча яраткан шигырь геройларын таныдылар.

