Перейти к содержимому
Максиметер

8 сентябрь Россия халыкларының туган телләр көне һәм Татарстанда әкиятләр көне буларак ...

8 сентябрь Россия халыкларының туган телләр көне һәм Татарстанда әкиятләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан балалар бакчасында бүген төрле чаралар узды. Әти- әниләр дә чараларда актив катнашты. Чөнки телебезне ярату, хөрмәт итү эшчәнлеге гаиләдә башлана. Әкиятләр сөйләп балаларны йокларга яткыру, беренче сүзләрне кабатлап телне чыныктыру һәм башкалар. Балалар һәм әниләр бүген Габдулла Тукайга багышланган күргәзмәне караганда да төрле яклап әңгәмә корылды. Туган телебездә шигырь, әкият, җырларны кабатлау һәр кешегә ныклы тәэсир итте. Балалар "Су анасы" әкиятен сәхнәләштерде, Шүрәле маскасын ясадылар, әниләр белән бергәләп остаханәдә су анасына чәчләр ясадык.Балалар бакчасында урнаштырылган "Халыклар дуслыгы" почмагында сөйләшү булды. Балалар һәр халыкның үзенә генә хас гореф- гадәте, теле, көн- күреше барлыгын беләләр. Балалар арасында дуслык, татулык, һәр милләт вәкиленә ихтирам булганын күрдек. Бу чаралардан соң балаларның бер- берсе белән аралашуы ныгый, сөйләм теле матурлана. #деньязыковроссии #сказочныйденьвтатарстане #Россияхалыкларыныңтугантелләрекөне #Татарстандаәкиятләркөне

34 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

31 подписчиков · Школы и вузы

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.