Перейти к содержимому
Максиметер

Бүген Лесной балалар бакчасында ата- аналар җыелышы булды. Җыелышның төп темасы: "Балал...

Бүген Лесной балалар бакчасында ата- аналар җыелышы булды. Җыелышның төп темасы: "Балаларны төрле куркынычлардан бергәләп саклыйк" иде. Җыелышка фельдшер Фәсхиева Наҗия Нуриәхмәт кызы да чакырылган иде. Ул үзенең чыгышында ата- аналарны "Гриппка каршы профилактика чаралары" белән таныштырды. Иң мөһиме вакытында гриппка каршы прививка ясатырга, гигиена- санитария кагыйдәләрен төгәл үтәргә, халык күп җыелган урыннарда сак йөрергә, маска кияргә кирәклеген әйтте. Авыртуның беренче билгеләрен сизүгә табибка мөрәҗәгать итәргә, үз белдегең белән дәваланмаска диде. Наҗия апай әниләрнең сорауларына җавап бирде. Һәрвакыт балаларны без сакларга тиеш, таләпләрне төгәл үтәргә кирәк диде. Бакча мөдире әниләргә юлда булган һәвефләр турында сөйләде. Юл кагыйдәрен белгәндә генә, гаиләдә балаларга аңлату эшләре булганда гына барыбызда исән- имин булырбыз диде. Бу уңайдан балалар бакчасында белгечләр белән ел дәвамында үткәрелеп бара торган чараларның мөһимлегенә басым ясады. Әти- әниләр эштән кайтуга вакыт табып балалар белән төрле темаларга әңгәмәләр алып барырга тиеш. Гади генә сөйләшү дә зур бәла- казаларны булдырмый калырга мөмкин. Балаларны төрле хәвефләрдән бергәләп саклыйк. #родительскоесобрание #месячникбезопасностидетей #Балаларныбергәләпсаклыйк

31 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

31 подписчиков · Школы и вузы

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.