МБДОУ-Ленинский детский сад Тюлячинского района РТ
Школы и вузы · 30 апреля 2026 г.
Бүген безнең балалар бакчасында 1 май- Яз һәм хезмәт бәйрәме уздырылды. Шул уңайдан без...
Бүген безнең балалар бакчасында 1 май- Яз һәм хезмәт бәйрәме уздырылды. Шул уңайдан без, бакчабыз тирәсен җыештырып алдык. Әңгәмә вакытында тәрбияче 1 май бәйрәме турында белемнәрне ныгытты.Бу бәйрәм бүген дә бөтен дөнья өчен хезмәт, тынычлык, татулык бәйрәме булып кала. 1 май чын- чынлап яз килүен белдерә. Ә балалар күңелендә 1 май бәйрәме- йомырка җыю бәйрәме булып истә калган. Йорттан- йортка кереп, авыл буйлап йомырка җыю хәзерге вакытта да дәвам итә. Әби- бабайлар балаларга йомырка һәм башка төрле күчтәнәчләр өләшкәндә илебезгә тынычлык, иминлек, сәламәтлек телиләр. Без бүген хезмәт тәрбиясе турында да сөйләштек. Кечкенәдән хезмәтне яратып үскән бала, бервакытта да югалып калмый. Әбиләр әйткәндәй, тамагы ач булмый. Тирә- ягыбыз чиста булды, кояш та болыт арасыннан күренеп алып, күзен кысты. #Табигатьһәмбез #Өмә #1майхезмәтбәйрәме #Хезмәтнесаклау
Канал в каталоге Максиметера
31 подписчиков · Школы и вузы