МБДОУ-Ленинский детский сад Тюлячинского района РТ
Школы и вузы · 24 апреля 2026 г.
Балалар бакчасында Габдулла Тукайга багышланган чаралар, әңгәмәләр дәвам итә. Без бүген...
Балалар бакчасында Габдулла Тукайга багышланган чаралар, әңгәмәләр дәвам итә. Без бүген балалар белән Тукайның әкиятләрен укуны дәвам иттек. Балалар әкиятләрнең эчтәлеген үзләре дә сөйләп бирделәр. Күп кенә шигырьләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнеп, без туган телебезгә булган мәхәббәтне тагы бер кат яңартабыз. Тукай- безнең горурлыгыбыз! Аның тормыш юлы һәм иҗаты барлык халыклар тарафыннан өйрәнелә! Без моннан "сибелгән татарның газиз балалары" дип әйтә алабыз. Туган телебез, Тукай теле мәңге безнең күңелләрдә!
Канал в каталоге Максиметера
31 подписчиков · Школы и вузы