Перейти к содержимому
Максиметер

Апрель аена керү белән балалар бакчасында Габдулла Тукай турында сөйләшүләр башлана. Бө...

Апрель аена керү белән балалар бакчасында Габдулла Тукай турында сөйләшүләр башлана. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай белән балалар кече яшьтән үк таныш. Шуңа күрә балалар Тукай язган шигырьләрне, әкият- поэмаларны яттан да сөйләп бирә алалар. Тукай үзенең әсәрләрен гади, күңелгә барып җитәрлек итеп язган. Без бүген Тукай иҗаты белән танышуны дәвам итеп, "Су анасы" әкиятенә тукталдык. Әңгәмә барышында тәрбияче балаларга нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен аңлатты. Әхлак, тәрбиягә өйрәтүче бу әкиятләрне укыгач, балалар сорауларга җавап биреп, үз фикерләре белән уртаклашты. Тукай иҗатын олылар да, балалар да бик ярата. #Тукай140 #БезТукайныяратабыз #Тукайбеләнянәшә

102 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

31 подписчиков · Школы и вузы

Ещё по теме «Школы и вузы»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.