МБОУ "Амикеевская ООШ" Муслюмовского муниципального района РТ/ ТР Мөслим муниципаль районы Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
Образование · 29 мая 2026 г.
«АгроНТРИ-2026» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы — 29 мая 2026 г. в 14:16:28.995
«АгроНТРИ-2026» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы Казан дәүләт аграр университетында «АгроНТРИ – 2026» Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы үткәрелде. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 400дән артык сәләтле укучы катнашты. Сынаулар нәтиҗәсендә иң яхшы укучылар билгеләнде. Әмәкәй төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Милена Солонщикова «Добропчел» номинациясендә призер булды. Миленаның фәнни җитәкчесе Мөбәрәкова Динара Фирүсовна. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә зур уңышларга ирешүләрен телибез.

